Гыйзәтуллина Наилә Мөхәммәт кызы 75 яшьлек юбилеен каршы ала!
Арча шәhәрендә туып-үсеп, Кукмарада гомер кичерүче Гыйзәтуллина Наилә Мөхәммәт кызы 28 февральдә үзенең 75 яшьлек юбилеен каршы ала.
Наилә Мөхәммәт кызының озын hәм нәтиҗәле хезмәт юлы – бик күпләргә үрнәк. Ул 44 еллык педагогик хезмәт стажының 36 елын Кукмара мәгариф идарәсендә методик кабинет мөдире булып эшләде, педагоглар hәм ата-аналар арасында зур ихтирам казанды. Мәгариф системасы алдында торган олы бурычларны тирәнтен аңлап, мәктәп, балалар бакчаларында методик эшне өзлексез яңарту, укытучылар hәм укучылар арасында фәнни эзләнү эшләрен оештыру, укыту-тәрбия процессында халык традицияләрен киң куллану, мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнү hәм тарату – болар барысы да Наилә Гыйзәтуллина җитәкчелегендә уңышлы башкарылган эшләр. Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты, “Танылу” премиясе лауреаты – Наилә Мөхәммәт кызының матур үткән хезмәт юлының олы нәтиҗәсе. Остазыбыз тормыш иптәше Шәүкәт абый белән үстергән уллары Рамил белән Эльнарның һәм аларның гаиләләренең даими ихтирамын-кайгыртуын тоеп, туганнарына ныклы таяныч булып яши, акыллы киңәшләре hәм гамәлләре белән районыбыз халкына хезмәт итә.
Хөрмәтле Наилә Мөхәммәт кызы! Күркәм юбилеегыз белән котлап, сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр, хәерле озын гомер телибез. Гел шулай гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче кадерле әни, әби булып, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын тоеп, иман байлыгы белән яшәргә насыйп булсын сезгә!
Кукмара районы мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы.
Нет комментариев