Гыйниятуллина Рауза Фәрхи кызына 80 яшь!
Ташлы Елга авылында яшәүче кадерле кешебез Гыйниятуллина Рауза Фәрхи кызына 21 апрельдә 80 яшь тула.
Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы һәм ислам байлыгы телибез. Һәрвакыт шулай киң күңелле, сабыр, олы җанлы булып кал. Алдагы көннәреңдә дә гаилә җылысын тоеп, куанычлар белән балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп гомер итәргә Ходай насыйп итсен иде.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, улың-киленең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев