Гыйльметдинова Миннегөл Бәдегетдин кызының күркәм юбилее!
Туеш бистәсендә яшәүче безнең өчен бик кадерле кешебез Гыйльметдинова Миннегөл Бәдегетдин кызының күркәм юбилее – 11 майда аңа 80 яшь тулды.
Олы хөрмәткә лаек туган апа! Сине күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә гомернең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, киләчәкнең иң матурын, җан бәгырьнең түземлелеген, гаилә бәхете телибез. Дөньяң булсын тәхет, дус-туганнарың булу – үзе бер бәхет. Якыннарыңа кирәк булып, һәрвакыттагыча төп йортта безгә киңәшче булып, килеп киткәндә ачык йөзең, мул сыең белән каршы алып, якты йөзең белән озатып, кабат очрашулар көтеп, озын-озак, сәламәт, бәхетле картлык насыйп итсен.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп каенсеңлең Розалия. Минем барлык теләкләремә барча балаларың, туганнарың да кушыла.
Нет комментариев