Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гыйльметдинов Рамазан Нурмөхәммәт улының 60 яшьлек юбилее!

05 марта 2022, 08:30

346

0

0

Гыйльметдинов Рамазан Нурмөхәммәт улының  60 яшьлек юбилее!

Кукмара шәһәрендә гомер итүче Гыйльметдинов Рамазан Нурмөхәммәт улының  3 мартта 60 яшьлек юбилее булып узды.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, кешелекле, сабыр, олы җанлы, юмор хисле булдың. Без сине ихлас күңелебездән яратабыз. Син кирәк чакта таләпчән дә, шул ук вакытта уен-көлке белән күңелне дә күтәрә белдең. Киләчәктә Ходай биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, балаларыңның игелеген, оныкларыңның рәхәтен күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып, кадерле әниебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта яшәп үткәрергә язсын.
 

Без бәхетле, әткәй, син булганга,
Балаларым диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа
Бүген 60 яшең тулганда.
Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре
Безгә әле һаман бик кирәк.

Тормыш иптәшең, кызың-киявең, улың-киленең, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев