Гыйләҗева Әлфинур Сәлмән кызына 75 яшь!
Киндеркүл авылында гомер кичерүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Гыйләҗева Әлфинур Сәлмән кызына 6 июльдә 75 яшь тулды.
Кадерлебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, күңел тынычлыгы, әтиебез белән тигезлектә исән-сау гомер итүегезне телибез.
Рәхмәт, әни, мең-мең рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдың түземле.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.
Сабыр, гади, кешелекле,
Кылганнарың – бары изгелек.
Борчуларың калсын үткәннәрдә,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тигез тормыш, гел шат яшәү,
Озын гомер – безнең теләкләр.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Каюм, кызларың-кияүләрең Альбина-Виктор, Гөлнара-Фәнил, Гөлназ-Фәнис, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың һәм туганнарың.
Нет комментариев