Поздравления

Гәрәев Наил Шамил улының зур юбилее!

Аш-Буҗи авылында яшәүче Гәрәев Наил Шамил улының 8 майда зур юбилее: аңа 60 яшь тула. 

Кулында тормыш дилбегәсен нык тоткан ир-егет, гаиләсенең ышанычлы терәге, кадерле ир, әти, бабай булып яши; әнисен хөрмәтләп, туганнарын җыеп, төп йортның учагын сүндермичә гомер итә Наил.

Наил, юбилеең белән ихлас котлыйбыз! Ирешкәннәреңнең кадерен белеп, рәхәтен күреп, сау-сәламәт булып, якыннарыңның ихтирамын тоеп яшәргә язсын.

Бәйрәмең торсын җим булып,
Бер алтын бөртек булып.
Яшәргә язсын тормышта
Һәрвакыт бөркет булып!

ЗЫЯТДИНОВлар, НӘБИЕВлар, ГАЯЗОВлар гаиләләре.
 

Нет комментариев