Гобәйдуллин Хәниф Миннехан улының 85 яшьлек күркәм юбилее!
Олыяз авылында яшәүче кадерле әтиебез Гобәйдуллин Хәниф Миннехан улының бүген 85 яшьлек күркәм юбилее.
Әтиебез, зур һәм якты бәйрәмеңдә нык сәламәтлек, тыныч, имин, тигез тормыш телибез. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгаручы, үзебезне яратырга, кешеләргә хөрмәт белән карарга, тормышта үз юлыбызны табарга, туган кадерен белергә өйрәттең. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак, сәламәт гомер итегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сезгә, әти-әниебез. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, газизләребез.
Балаларың, оныкларың, туганнарың.
Нет комментариев