Газизуллина Гөлсания Минемулла кызының - 70 яшьлек юбилее!
Вахит авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Газизуллина Гөлсания Минемулла кызының 27 августта туган көне – 70 яшьлек юбилее булып узды.
Әниебез озак еллар терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Әти белән бергә безне тәрбияләп үстерделәр. Рәхмәт аларга!
Кадерлебез! Чын күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен. Әти белән тигезлектә, сәламәт булып, безгә терәк булып, озын гомер итегез.
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Шатлык белән үтсен гомерең.
Кайгы-хәсрәт күрми яшә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Изге теләкләр белән әтиебез Наил һәм туганнар исеменнән улың Раниф, киленең Динара, оныкларың Дилә, Раян, Зифа.
Нет комментариев