Газизов Фаил Шамил улының олуг гомер бәйрәме!
Табигатьнең ап-ак карга күмелгән матур көнендә, 4 февральдә, Зур Кукмара авылында яшәүче безнең кадерле кешебез Газизов Фаил Шамил улының олуг гомер бәйрәме.
Чын күңелебездән котлыйбыз сине, кадерлебез. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә, балалар бәхете, тыныч күңел һәм бәрәкәтле имин тормыш телибез.
Озак еллар җитәкче урыннарда эшләдең, тырыш һәм гадел булуың белән халык алдында йөзең ак, ә гаиләңә, туганнарыңа син ярдәмчел, төпле акыллы, ышанычлы ир, әти, туган булдың. Алдагы гомереңдә һәр туган көнне куанып, шатланып каршыларга язсын.
Синең еллар – гомер китабы,
Һәрбер бите – язмыш язганы.
Үкенерлек түгел узганнары,
Имин булса иде калганы.
Иң изге теләкләр белән ярты гасырга якын бергә гомер иткән Рәхимәң, балаларың Руфат-Энҗе, Руфия-Алмаз, Фәрхәт-Айгөл, оныкларың Камилә, Ләйлә, Зөфәр, Алсу, Әнвәр, Фәридә, туганнарың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев