Газизҗанова Рафидә Рафаиль кызының – 60 яшьлек юбилее!
Кукмарада яшәүче кадерле туганыбыз Газизҗанова Рафидә Рафаиль кызының 3 апрельдә туган көне – 60 яшьлек юбилее.
Рафидә! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, куанычлы матур көннәр, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, аларның бәхетләренә куанып яшәргә язсын.
Юбилеең кебек куанычлы булсын
Тормыштагы һәрбер мизгелең.
Исәнлектә һәм шатлыкта үтсен
Бәрәкәтле озын гомерең.
Иң изге теләкләр белән апаң Рәйханә-Ринат, абыең Фәнис-Рәмзия, энең Ирек-Зөлфия.
Нет комментариев