Гайфуллина Ризидә Каюм кызының күркәм бәйрәме!
Кукмара төбәгендә гомер итүче әниебез Гайфуллина Ризидә Каюм кызының 16 мартта күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, алдагы көннәреңдә кайгы-хәсрәт күрми, без – балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын, безне назлап үстергән кулларың мәңге сызламасын. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атламасын. Безгә биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез.
Гомереңне безгә багышладың,
Кояш булып безне җылыттың.
Тыныч картлык бирсен сиңа Ходай,
Бәрәкәтле булсын тормышың.
Сине яратып тормыш иптәшең Рөстәм, кодагыең Фирая, кызларың Гөлнара, Эльвира, киявең Рөстәм, оныкларың Гадел, Ильяс.
Нет комментариев