Гайфетдинова Сания Нуретдин кызының 60 яшьлек туган көне!
Янсыбы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Гайфетдинова Сания Нуретдин кызының 21 гыйнварда 60 яшьлек туган көне – юбилее булды.
Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез, бәхетле, матур көннәр телибез, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Көн саен кирәкле, кадерле булып яшәргә насыйп булсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән Рузия НУРГАЛИЕВА гаиләсе.
Нет комментариев