Гаврилова Мәдинә Бәдыйк кызының күркәм юбилее!
Үрәсбаш авылында гомер итүче Гаврилова Мәдинә Бәдыйк кызының бүген 80 яшьлек юбилее.
Батыр йөрәкле, киң күңелле сеңлебез, апабыз! Без, барча туганнар, үзебезне белгәннән бирле синең булдырып корган тормышың җылысына җыелабыз. Алга таба да сәламәт булып, тынычлыкта, муллыкта, кадер-хөрмәттә, балаларыңның, оныкларың-оныкчыкларыңның игелеген күреп, матур гомер кичерергә язсын сиңа.
Барлык туганнар исеменнән ЗЫЯТДИНОВлар гаиләсе.
Нет комментариев