Гаврилова Мәдинә Бәдыйк кызының 80 яшьлек юбилее!
Үрәсбаш авылында яшәүче яраткан әниебез, әбиебез Гаврилова Мәдинә Бәдыйк кызының бүген күркәм бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Тынгысыз, сабыр, кешелекле, ярдәмчел, кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен зур рәхмәт. Ходай сине саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев