Янил авылында яшәүче кадерле әнием Ганиева Оркыя Хуҗа кызын һәм Балыклы авылында гомер итүче әбием Шәйхетдинова Мөршидә Ибраһим кызын шушы җылы бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәм. Сезгә тыныч тормыш, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, озын матур гомер кичерүегезне телим.
Сез - йолдызларның яктысы,
Гөлләрнең хуш ислесе.
Әйбәт әниләр күп лә ул,
Юк шул сезнең төслесе.
Чиксез рәхмәт хисләре белән кызыгыз,
оныгыгыз Рәмзия.
Нет комментариев