Галиуллина Факия Әхмәдулла кызының гомер бәйрәме!
Вахит авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Түбән Шәмәрдән авылында гомер итүче бик кадерле, газиз әниебез Галиуллина Факия Әхмәдулла кызының гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее.
Әниебез, ихлас күңелдән олы бәйрәмең белән тәбриклибез. Саулыкларың бер үк какшамасын, әни. Аллаһы Тәгалә хәерле, тыныч, матур гомерләр насыйп итсен. Әтиебез белән туган йорт нигезебезнең җылы оясының рәхәтлеген, назын саклап яши күрегез. Без сезне бик яратабыз.
Ак кышларга сине тиңлим, әнием,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әни диеп яшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, кияүләрең, тормыш иптәшең Габделхак.
Нет комментариев