Сәрдекбаш авылында яшәүче безнең кадерлебез, өебезнең кояшы, яктысы булган әниебез Галимова Рушания Шәрифулла кызына 10 апрельдә 65 яшь тула. Сөекле әниебезгә ныклы тазалык, чиксез бәхет, без - балалары, оныкларының игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә озак яшәвен телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Үтсен синең гомер юлларың.
Яратып тормыш иптәшең Җәүдәт, улларың-киленнәрең, оныкларың һәм барлык якыннарың.
Нет комментариев