Галимҗанова Гөлфия Әхмәди кызының 80 яшьлек күркәм юбилее
Кукмарада гомер итүче кадерле туганыбыз Галимҗанова Гөлфия Әхмәди кызының 27 гыйнварда 80 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерлебез! Сине гомереңнең иң истәлекле көне – чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Бүгенге көндә дә сабыр, яхшы күңелле, ярдәмчел, туганчылыклы булганың өчен без сине хөрмәт итәбез, яратабыз. Алдагы гомер юлыңда озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхет-шатлык белән кайгы-хәсрәтсез көннәр, сөенеп-сөенеп яшәвеңне телибез.
Балаларың һәм оныкларыңнан авыр сүз ишетмичә, аларның рәхимлелеге, шәфкатьлелеге, якты күңелләре тормышыңны тагын да бизәп, бәхетле картлык насыйп булсын.
Җан рәхәте бирсен Аллаһ безгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле бергә-бергә
Кунак булып җирдә яшәргә.
Иң изге теләкләр белән Флюра-Әлфинур гаиләләре һәм барча туганнар.
Нет комментариев