Галиев Рәфкать Фәләхетдин улының – 70 яшьлек юбилее!
Кукмарада яшәүче кадерле кешебез Галиев Рәфкать Фәләхетдин улының 3 сентябрьдә олы гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.
Ул 40 елдан артык урманчылыкта шофер булып эшләде. Җәйге челләләрдә, язгы-көзге сазда, кышкы бураннарда урман юлларын узып, арып-талып кайтып керсәң дә, йөзең якты, күңелең йомшак булды. “Куян күчтәнәчләре” белән ике улың, кызыңны сөендердең. Йомышы төшеп килгән һәр кешегә ярдәм иттең. Намуслы хезмәтең, тырышлыгың күпләргә үрнәк булды. Син – хәзер дә өебезнең яме, безгә олы терәк, оныкларыңны иркәләүче сөекле бабай.
Кадерлебез!
Сәламәтлек, тигез тормыш теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Муллык, бәхет белән дөнья ямен
Тоеп яшәвеңне телибез.
Иң якты теләкләр белән тормыш иптәшең Мөслимә, балаларың Рифнур-Диләрә, Лилия-Фәннур, Алмаз-Алсу, алты оныгың, барлык туганнарың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев