Габдрахманов Илдус Харис улының бүген гомер бәйрәме!

Туембаш авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә гомер итүче якташыбыз – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Габдрахманов Илдус Харис улының бүген гомер бәйрәме.
Хөрмәтле Илдус Харисович! Сез бар гомерегезне республикада, районда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышладыгыз, хезмәтегезнең беренче көннәреннән үк һәрвакыт халык арасында булдыгыз. Әле дә бар күңелегез белән янып-көеп, кешеләрнең яшәешен, тормыш-көнкүрешен яхшыртырга, ямьлерәк итәргә тырышып яшисез, эшлисез. Без, “Тойма” җәмгыяте коллективы да, һәрвакыт сезнең нык җилкәгезне тоеп эш итәбез, киңәшләрегезгә, фикер-тәкъдимнәрегезгә таянабыз. Без сезне таләпчән һәм зирәк җитәкче, бөек остаз буларак хөрмәт итәбез. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә.
Сезне тормыш юлыгызның истәлекле вакыйгасы – 60 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәк көнегез шатлыкка күмелсен. Балаларыгыз беркайчан да борчу китермәсеннәр, үзегез кебек олы йөрәкле, ярдәмчел булсыннар, алга таба да аларга канат булып, саулыкта бәхетле гомер кичерегез.
Кайгы җиле сезне урап үтсен,
Һәр көнегез шатлык китерсен.
Иртән искән йомшак таң җилләре
Безнең сәламнәрне җиткерсен.
Иң изге теләкләр белән “Тойма” җәмгыяте коллективы.
Нет комментариев