Фәйзуллина Нәҗибә Габделбәр кызының туган көне!
Уразай авылында яшәүче Фәйзуллина Нәҗибә Габделбәр кызының туган көне.
Кадерле әниебез, сине 20 июльдә тулачак 80 яшьлек олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа тазалык-саулык, бәхет, шатлыклар, әттә белән тигезлектә яшәвегезне телибез. Кадерле әни, кирәкле әби, сөекле хатын булып гомер кичер.
Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән ФӘТХРАХМАНОВлар, НУРИЕВлар гаиләләре.
Нет комментариев