Фәйзуллина Нәҗибә Габделбәр кызының 80 яшьлек юбилее!
Уразай авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Фәйзуллина Нәҗибә Габделбәр кызының 20 июльдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның, оныкларыңның һәм оныкчыкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп итсен. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сине яратып тормыш иптәшең Нурислам, балаларың Нурсил-Энҗе, Фәнис-Фирая, Әлфия-Рамил, оныкларың, оныкчыкларың һәм барлык туганнарың.
Нет комментариев