Фәйзуллина Наилә Габдулла кызының туган көне!
Сәрдекбаш авылында яшәүче хөрмәтле кодагыебыз Фәйзуллина Наилә Габдулла кызының 28 мартта 65 яшьлек юбилее.
Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Рифкать кода белән бәхетле, озын, тигез гомер кичерүеңне телибез.
Һәр балаңның игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә син яшә.
Сиңа сөенеч, шатлык теләгәндә
Әмин диеп торсын фәрештә.
Куанычлар гына алып килсен
65 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Хөрмәтебезнең олы бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән кода-кодагыең, улың Иршат, киленең Гөлгенә, оныкларың Ислам, Динә, Аида.
Нет комментариев