Фәйзуллина Наилә Габдулла кызының 65 яшьлек юбилее!
Сәрдекбаш авылында яшәүче Фәйзуллина Наилә Габдулла кызының 28 мартта туган көне – 65 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, тигезлектә бәхетле гомер итүеңне телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев