Фәсхиева Асия Гыйззәт кызы үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә!
Фәсхиева Асия Гыйззәт кызы 22 апрельдә үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Ул озак еллар дәвамында Кукмара районы мәгариф бүлегенең баш хисапчысы булып эшләде. Зур оешмабызның матди-финанс эшләрен төгәл башкаручы hәм тату коллектив туплап, үзен оста, принципиаль, таләпчән җитәкче итеп танытты. Бухгалтерлык исәбен компьютерлаштыру өлкәсендә лидерлар рәтендә булды. Асия Гыйззәт кызы, республикакүләм социалистик ярышларда күп мәртәбә җиңүче булып, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре hәм хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казанды.
Хөрмәтле Асия Гыйззәт кызы! Күркәм юбилеегыз белән котлап, сезгә тән сихәте, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр, хәерле озын гомер телибез. Олуг юбилеегыз мөбарәк булсын, балаларыгызның таянычы булып, аларның игелеген hәм ихтирамын тоеп, иман байлыгы белән яшәргә насыйп итсен сезгә!
Юбилеегыз сезнең котлы булсын,
Бәхет белән үтсен гомерегез.
Куанычлардан гына торсын
Барча туар якты таңнарыгыз!
Яшәү яме сезгә юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгегез.
Кайгы-хәсрәт сезне урап үтсен,
Кабул булсын hәрбер теләгегез!
Зур ихтирам белән Кукмара районы мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, ветераннар советы.
Нет комментариев