Фәләхов Ринат Әхәт улының туган көне!
1961 елның 15 июлендә Түбән Казаклар авылында, гаиләдә беренче бала булып, Фәләхов Ринат Әхәт улы дөньяга килә. Әниебез Мөстәгыйдә белән гаилә корып, 3 бала үстергән, бүгенге көнгәчә Түбән Казаклар авылында матур гомер кичерүче әтиебезнең бик зур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, туган көнең белән кайнар котлыйбыз. Синең гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык! Безне кадерләп үстереп, олы юлга чыгарганчы, әни белән сиңа нык тырышырга туры килгәндер. Безне яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Әти, син – безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, төп нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөстәгыйдә, улың Айрат-Илүсә, кызларың Альбина-Радик, Алия-Раил, оныкларың Айзат, Айзилә, Әмирхан, Раяна, Азалия.
Нет комментариев