Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флюра Әхмәди кызы һәм Хөрмәтулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллиннарның иңне-иңгә куеп яши башлауларына 65 ел!

17 марта 2023, 10:44

257

0

0

Манзарас авылында гомер итүче кадерлеләребез Флюра Әхмәди кызы һәм Хөрмәтулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллиннарның иңне-иңгә куеп яши башлауларына март аенда 65 ел була. 

Сезне тимер туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез ярату хисләрегезне сүндермичә, авыр чакларда бер-берегезгә терәк, башкаларга үрнәк булып, матур гомер иттегез. Тәүфыйклы өч бала үстердегез, инде оныкларыгызга, оныкчыкларыгызга сөенеп яшисез. Алга таба да аларның күңел җылысын тоеп, тигезлек, сәламәтлек белән хәерле бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.

Бирсен Ходай сезгә сәламәтлек,
Бирсен Ходай сезгә сабырлык,
Бирсен Ходай күңел тынычлыгы,
Бер дә килмәсен сезгә авырлык.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз, киленнәрегез, кияүләрегез, кода-кодагыйларыгыз, барлык туганнарыгыз исеменнән Гөлфия, Әлфинур гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk