Фәхертдинова Гөлнара Базарбай кызына 50 яшь!
Аш-Буҗи авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез Фәхертдинова Гөлнара Базарбай кызына 31 декабрьдә 50 яшь тула.
Кадерле әниебез, туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең өчен рәхмәт.
Туган көнең белән котлап
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле, туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илдус, улың Илфар, киленең Наилә, кызың Ләйсән, киявең Рөстәм, оныкларың Арслан, Самира, Ризван.
Нет комментариев