Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Филиппова Зинаида Ильиничнаны олы юбилее белән котлыйбыз!

22 июня 2018, 05:41

807

0

0

23 июньдә 95 яшен тутыручы кадерле кешебез Филиппова Зинаида Ильиничнаны олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Әнием, күңелең белән һаман да яшь килеш олы юбилееңа килеп җиттең, шөкер. Бүгенге матур тормышыңның юллары шактый урау һәм катлаулы булды. Сабыр-түзем булуың, хезмәт сөюең, киң күңеллелегең безгә үрнәк. Без сиңа рәхмәтле. Күңелләргә җылылык биреп, янәшәбездә рәхәт гомер итәргә язсын.

Котлы булсын юбилеең, әни,

Гомерең үтсен муллыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Әйдә, гомер үтсә үтсен,

Йөрәгеңә кырау төшмәсен...

Килер көнгә сәламәтлек белән

Куанычлар гына өстәлсен.

Теләкләребез изгедән, әни,

Теләкләр уңсын гына.

Алдагы һәрбер көнең

Кадер-хөрмәттә узсын.

Бәрәкәтле булсын,

Ямь белән тулсын гына!

Кызларың-кияүләрең, кодаң, оныкларың гаиләләре, кода-кодагыйлар, оныкчыкларың, барлык туганнарың исеменнән кызың Дамира.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев