Фатыхова Газимә Хәйретдин кызының – 55 яшь тулган көне!
Кукмарада яшәүче Фатыхова Газимә Хәйретдин кызының 4 февральдә күркәм юбилее – 55 яшь тулган көне.
Газиз кешебез, кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән, чын йөрәктән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, чиксез шатлык-сөенечләр, тормышта нинди генә авырлыклар килсә дә, бирешмичә, күңелеңдәге җан җылысы сүнмичә, якыннарыңның игелеген күреп, гел шулай терәк булып, әти белән матур итеп, тигезлектә озын гомер кичерүеңне телибез.
Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен, бәла-каза кермәсен. Һәрвакыт гөрләшеп, елмаеп, гаилә иминлеге белән муллыкта, җан рәхәтендә бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Бик зур рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен дә! Гомерең бәхетле, бәхетең гомерле булсын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Васыйл, кызларың Алия, Әнисә, кияүләрең Илфар, Максим, оныкларың.
Нет комментариев