Ташлы Елга авылында яшәүче якын кешебез, әниебез Фәрхуллина Нурфия Нәҗип кызының 16 апрельдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син – безнең өчен яшәү өлгебез, таянычыбыз, киңәшчебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез. Безне сөендереп, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөлфәт, балаларың Ирек-Эльвира, Илнар-Ләйсән, оныкларың Әмир, Җәмил, Илдан, Динә.
Нет комментариев