Фәйзуллина Рәсимә Гарәпшә кызының 55 яшьлек юбилее!
Уразай авылында гомер итүче яраткан тормыш иптәше, әниебез, әбиебез Фәйзуллина Рәсимә Гарәпшә кызының 1 октябрь көнне туган көне – 55 яшьлек юбилее.
Гаиләбезнең якты кояшы, кадерле әниебез! Бәйрәмең котлы, алдагы көннәрең кояшлы, гомерең озын, сәламәтлегең нык, бәхетләрең мул булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, балалар, оныклар бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм-ямь табып, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, әтиебез белән тигез, парлы тормышта яшәргә язсын. Биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Шәрипҗан, кызың Ләйсән, киявең Илгиз, улларың Эльвиз, Ильяс, киленнәрең Гөлназ, Ләйлә, оныкларың Самир, Әмирхан, Сәфинә, Сәйдә, Рамазан, Ясминә, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев