Бәдреева Сәлимә Гайнетдин кызының 70 яшьлек олуг юбилее.
Табигатьнең иң матур, чәчәкләргә күмелгән вакытында – июньдә безнең өчен иң кадерле булган әниебез Бәдреева Сәлимә Гайнетдин кызының олуг юбилее.
Әниебез! Сине туган көнең – 70 яшь тулган көнең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Син әле безгә – балаларыңа, оныкларыңа тәмле сүзең, төпле киңәшләрең белән бик кирәк. Без сине яратабыз!
Туган көнең котлы булсын, әни,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Таза-сау бул, бәхет юлдаш булсын,
Картаймасын һич тә йөрәгең.
Иң изге теләкләр белән озын гомер, тазалык-байлык теләп әтиебез Роберт, кызың Тәнзилә, киявең Сергей, улларың Рөстәм, Айрат, оныкларың Руслан, Алина, Ислам һәм барлык туганнарың.
Нет комментариев