Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәзгетдинов Гарәфетдин Бәзгетдин улының туган көне!

22 февраля 2023, 15:37

358

0

0

Бәзгетдинов Гарәфетдин Бәзгетдин улының туган көне!

Безнең кадерлебез, Адай якларыннан килеп, Кукмарада төпләнгән, гомер юлының күп өлешен авыр һәм җаваплы эшкә – тимер юл хезмәтенә багышлаган Бәзгетдинов Гарәфетдин Бәзгетдин улы 85 яшен каршы алды. 

Төпле һәм акыллы фикерләре, киңәшләре белән ярдәм итүче, оптимист һәм юмарт, кешелекле, 60 елдан бирле әниебез Мәйсәрә белән гомер сукмагыннан бергә атлаучы әтиебезне ихластан матур юбилее белән котлыйбыз.

Әти!

Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Ашлар тәмле әни кулы белән,
Тормыш ямьле әти сүзе белән.
Яшәсәгез иде сөендереп,
Пар канатлы булып безнең белән.

Сиңа нык сәламәтлек, күңел көрлеге теләп әниебез Мәйсәрә, кызларыгыз Фәридә, Резеда, Миләүшә, улыгыз Фәрит, кияүләрегез, оныкларыгыз, якыннарыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X