Бариева Фәния Гаян кызына 80 яшь тула!
Кукмарада яшәүче Бариева Фәния Гаян кызына 16 ноябрьдә 80 яшь тула.
Ул – кырык елдан артык балаларга төпле белем биреп, аларның зур хөрмәтен яулаган ветеран укытучы.
Кадерле туганыбыз, ихластан олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа иң мөһиме – сәламәтлек, имин көннәр телибез.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың – бары изгелек.
Бәрәкәтле булсын һәрбер көнең,
Күңел тынычлыгың гомерлек.
Энең Илсур, киленегез Римма, Илназ. Зур Кукмара.
Нет комментариев