Бариев Рамил Дамир улының 50 яшьлек матур юбилее!
Кукмарада яшәүче кадерле кешебез, безнең барыбызның да зур терәге булган Бариев Рамил Дамир улының 13 мартта 50 яшьлек матур юбилее.
Тырыш, эшчән, һәркемгә ярдәмчел булган, олы җанлы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче улыбыз, абыебыз, энебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, балаларының күңел җылысын тоеп, авырлыкларга бирешми яшәвен телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак терәк син.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, туганнарың.
Нет комментариев