Балыклы авылында яшәүче Фәния һәм Миннегали Шәрәфиевлар – матур гомер кичергән парларның берсе
Әти-әни, алтын туегызга җиттегез! Тигезлектә гомер итү – Аллаһы Тәгалә биргән бүләк бит ул.
Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез – безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә бар якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, сәламәтлек белән тигез гомер итүегезне телибез.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
Әти-әни диеп дәшәбез.
Безгә – терәк, оныкларга – шатлык,
Озак-озак, тигез яшәгез.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, 8 оныгыгыз, кода-кодагыйларыгыз.
Нет комментариев