Поздравления

Балыклы авылында яшәүче Шакиров Ринат Зиннур улының 5 июньдә 55 яшьлек юбилее

Балыклы авылында яшәүче кадерле кешебез Шакиров Ринат Зиннур улының 5 июньдә 55 яшьлек юбилее. 
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар чиксез. Син – безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, сиңа озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә. 
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлназ, балаларың, кияүләрең һәм барлык туганнарың кушыла
 

Нет комментариев