Поздравления

“Адай икмәге” икмәк пешерү цехында эшләүче хезмәткәрләребезне Яңа ел белән тәбрик итәм!

“Адай икмәге” икмәк пешерү цехында эшләүче хезмәткәрләребезне иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел белән тәбрик итәм. Сез пешергән камыр ризыкларын якын-тирә авылларда гына түгел, күрше районнарда да яратып алалар. Бу сезнең үз эшегезнең осталары булуыгыз хакында сөйли. Киләчәктә дә сезгә хезмәтегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, тормышыгызда иминлек телим. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр алып килсен, барыбыз да сау-сәламәт булыйк.

Изге теләкләр белән шәхси эшмәкәр-директор Фәнүс ХӘМӘТДИНОВ.

Нет комментариев