Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кукмара шәһәрендә яшәүче Шәйхетдинова Люция Гаян кызының 75 яшьлек юбилее!

20 декабря 2017, 09:35

476

0

0

Кукмара шәһәрендә яшәүче Шәйхетдинова Люция Гаян кызының 75 яшьлек юбилее!

Кадерлебез! Сине истәлекле гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлап, олы рәхмәт һәм ихтирам хисләрен җиткерәбез. Киләчәктә сиңа бары тыныч, шатлыкка төренгән бәхетле тормыш, гаилә иминлеге, бала бәхете, оныклар сөенече телибез.

Син - безнең таяныч та, ышаныч та. Биргән тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа! Алдагы көннәреңдә дә янәшәбездә, безне сөендереп, бергә-бергә гомер итәргә язсын.

Олы бәйрәм белән тәбриклибез

75 яшең тулган көнеңдә.

Бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек

Юлдаш булсын алгы көнеңдә.

Иминлектә, тынычлыкта яшә,

Балалардан күреп игелек.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Бәхетең дә булсын гомерлек!

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың, улың Айрат, киленең Рузилә, оныкларың Азалия, Айзилә һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP