Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син - безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рухи чишмәбез, яшәү өлгебез.
Әни! Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердең. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдең, гадел булырга өйрәттең. Без моның өчен, әни, сиңа бурычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сиңа кире кайтарырга бурычлы без. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа улың һәм кызларың.
Иң изге теләкләр белән улың Ленар, киленең Гөлзирә, кызың Ландыш, оныкларың Энҗе һәм Гөлия, абыең Вәгыйз, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев