Кәримуллина Рәхилә Шәрип кызының 5 майда туган көне
Вахит авылында яшәүче Кәримуллина Рәхилә Шәрип кызы бүген, 5 майда үзенең туган көнен билгеләп үтә. Тормышыбызның яме, йортыбызның җылысы булган кадерлебез безнең. Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Син - әтиебезгә ныклы терәк, без - балаларың, якыннарың өчен төпле киңәшче, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булучы. Уңган-булган, тырыш, кешелекле, туганчылыклы кадерлебез безнең, сиңа ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләргә бай, аяз, матур көннәр, мул тормыш, тигезлек телибез.
Син булганга күрә, әниебез,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына.
Ихластан: тормыш иптәшең Ринат, Рәзинә-Эльмир, Зәринә, Рәмзия-Илмир.
Нет комментариев