“Кукморагрохимсервис” коллективы Валерий Федоровичны юбилее белән котлый

Хөрмәтле Валерий Федорович!
Сезне тормышыгыздагы зур вакыйга - 55 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. 55 яшь - ул адәм баласының тормышта акыл җыйган, дөньяга үз карашы булып, эшләгән эшләренә бәя бирер чагы. Ә сезнең эшләрегез, уңышларыгыз күз алдында. 18 ел буе "Кукморагрохимсервис"ны җитәкләү дәверендә республика күләмендә алдынгы урыннарда булдыгыз. Сезнең ярдәмчел, гадел кеше икәнегезне без - хезмәттәшләрегез белеп-тоеп торабыз. Алга таба да шулай дус, бердәм булып эшләүне дәвам итәрбез дип уйлыйбыз. Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлап, озын гомер, тазалык-саулык, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз.
"Кукморагрохимсервис" коллективы.
Нет комментариев