Шакирова Рәйханә Мәхмүт кызының 25 ноябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

Балыклы авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Шакирова Рәйханә Мәхмүт кызының 25 ноябрьдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр.
Алдагы тормышыңда сиңа аяз күк йөзе, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез. Балаларың һәм оныкларыңның игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын Ходай.
Дөрес тәрбия биреп, яхшы кеше итеп, безне сөеп үстердең. Үрнәк булып, тормыш юлыбызда яшәү көче бирдең. Безне куандырып, озак яшә, әни. Барлык кылган изгелекләрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Котлы булсын туган көнең, әни,
Сәламәтлек телибез иң элек.
Насыйп булсын яшәү тынычлыкта,
Күреп бездән хөрмәт, игелек.
Иң изге, якты теләкләр белән, сине яратып балаларың, килен-кияүләрең һәм оныкларың.
Нет комментариев