Олыяз авылында яшәүче Ибраһимова Гөлфәрүз Гаяз кызының шушы көннәрдә олы юбилее
Олыяз авылында яшәүче әниебез Ибраһимова Гөлфәрүз Гаяз кызының шушы көннәрдә олы юбилее.
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, киләчәктә дә йортыбызның кояшы булып, әтиебез белән тигезлектә яшәвегезне телибез.
Бөтен нәрсә бар бүген базарда,
Акчаң булса, рәхим ит, әйдә.
Тик миллион сумга да табалмассың
Әти-әниләрне беркайда.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызларың, кияүләрең, улың, киленең, оныкларың исеменнән кызың Гөлзада.
Нет комментариев