Укырга кая барырга: Кукмара районы мәктәпләре исемлеге
Балагызга белем алу өчен мәктәп эзлисезме? Кукмара районында 33 гомуми белем бирү мәктәбе, 31 мәктәпкәчә белем бирү, 6 өстәмә белем бирү, 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе бар. Әлеге бүлектә Кукмарадагы гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназияләре һәм лицее турында мәгълүмат, адреслары һәм телефон номерлары белән танышырга мөмкин.
-
Кукмараның Чыңгыз Айтматов исемендәге беренче гимназиясе
Тасвирлама: Мәктәпкә 1928 елда нигез салына. 1927-1928 елларда Абаев Григорий Никитич рус мәктәпләрендә татар сыйныфларын ача башлый. 1929 елда ул төзелеп бетмәгән мәктәпкә директор итеп билгеләнә. Шулай итеп, 1932 елда белем йорты төзелә. Биредә рус-татар мәктәбе ачылып, ике ел эшли. 1934 елда татар мәктәбе аерылып, «Кукмара беренче татар мәктәбе» исемен ала. Сугыш башланганнан соң бер ай үткәч, мәктәп бинасында хәрби госпиталь эшли башлый. 1942 елның октябреннән мәктәп яңадан үз бинасында эшчәнлеген дәвам итә. 2008 елның октябрендә аңа Кыргызстанның күренекле халык язучысы Чыңгыз Айтматов исеме бирелә. Гимназия коллективы белем бирү, тәрбия процессы белән беррәттән район, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Гимназиядә 482 укучы укый, 47 укытучы белем бирә. Укытучыларның барысы да югары белемле, 17се — югары квалификация, ә 18е беренче квалификация категориясенә ия.
Телефон: - 8 (843) 642-67-56
Адресы: 422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, М.Җәлил урамы, 35нче йорт
-
Кукмараның Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицее
Тасвирлама: Мәктәпкә 1869 елда нигез салына. 155 ел дәверендә белем йорты шактый үзгәрешләр кичерә. 2008 елда мәктәп тулысынча реконструкцияләнә. 2011 елда аңа күппрофильле лицей статусы бирелә. Лицей бинасы заманча җиһазландырылган: 42 уку кабинеты, 2 спорт залы, хореография залы, медицина кабинеты, 400 урынлык актлар залы, 190 урынлык ашханә, китапханә, шулай ук 2015 елда реконструкцияләнгән лицей стадионы бар. 35 сыйныф-комплектта 943 укучы белем ала. Лицейның максаты: предметларны профильле һәм тирәнтен өйрәнү нигезендә иҗади, интеллектуаль, социаль-яраклашкан шәхес тәрбияләү.
Телефон: - 8 (843) 642-81-04
Адресы: 422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Майская урамы, 4нче йорт
-
Кукмара 3нче урта мәктәбе
Тасвирлама: Кукмара 3нче урта мәктәбенең тарихы 1973 елдан башлана. Киез итек-киез комбинаты җитештерүне киңәйтү сәбәпле, Туеш микрорайонында яшь гаиләләр, балалар саны арта. Шуңа бәйле рәвештә яңа мәктәп ачуга ихтыяҗ туа. Әлеге белем йорты районда гына түгел, республикада да күп күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора. 50 ел дәверендә мәктәпне 6 меңгә якын чыгарылыш укучысы тәмамлый.
Телефон: - 8 (843) 642-07-64
- 8 (843) 642-07-63
Адресы: 422112, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Нур Баян урамы, 40нчы йорт
-
Кукмара 4нче урта мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәпкә 1989 елда нигез салына. Белем йортының беренче директоры Рафаэль Мостафин була. Бу катлаулы вазыйфаны ул 2002 елга кадәр башкара. Беренче директор башлаган эш Миннехәт Ситдыйков, Илнур Гыйниятов, Нурфия Шәкертҗанова тарафыннан уңышлы дәвам ителә. Һәркайсы мәктәпнең тотрыклы үсешенә, аның матди-техник базасын ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Бүгенге көндә Кукмара 4нче урта мәктәбе — районның мәгариф системасында ныклы позициядә торган, заманча мәгариф учреждениесе. Педагогик коллективны төрле яшьтәге, үз эшенең осталары булган укытучылар тәшкил итә. Мәктәпнең ныклы, заманча матди-техник базасы бар. Заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган уку кабинетлары, ике спорт залы, китапханә, актлар залы, медпункт, ашханә — барысы да укучылар карамагында.
Телефон: - 8 (843) 642-78-70
Адресы: 422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Мичурин урамы, 25нче йорт