Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның Чыңгыз Айтматов исемендәге беренче гимназиясе

Кукмараның  Чыңгыз Айтматов исемендәге беренче гимназиясе
  • Тасвирлама:

    Мәктәпкә 1928 елда нигез салына. 1927-1928 елларда Абаев Григорий Никитич рус мәктәпләрендә татар сыйныфларын ача башлый. 1929 елда ул төзелеп бетмәгән мәктәпкә директор итеп билгеләнә. Шулай итеп, 1932 елда белем йорты төзелә. Биредә рус-татар мәктәбе ачылып, ике ел эшли. 1934 елда татар мәктәбе аерылып, «Кукмара беренче татар мәктәбе» исемен ала. Сугыш башланганнан соң бер ай үткәч, мәктәп бинасында хәрби госпиталь эшли башлый. 1942 елның октябреннән мәктәп яңадан үз бинасында эшчәнлеген дәвам итә. 2008 елның октябрендә аңа Кыргызстанның күренекле халык язучысы Чыңгыз Айтматов исеме бирелә. Гимназия коллективы белем бирү, тәрбия процессы белән беррәттән район, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Гимназиядә 482 укучы укый, 47 укытучы белем бирә. Укытучыларның барысы да югары белемле, 17се — югары квалификация, ә 18е беренче квалификация категориясенә ия.

  • Директор:

    Касыймов Васыйл Габдрахман улы

  • Телефон:
    • 8 (843) 642-67-56
  • Электрон почта:

    G1.kuk@tatar.ru

  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/kukmor/gym

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, М.Җәлил урамы, 35нче йорт