Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның «Олимп» спорт мәктәбе

Кукмараның «Олимп» спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    «Олимп» Боз сарае — тимераякта фигуралы шуу һәм хоккей буенча спорт дәресләре һәм чаралар уздыру өчен барлык таләпләргә җавап бирә торган, ясалма боз мәйданчыгы булган, зур, заманча сарай.

  • Эш вакыты:

    Көн саен 08:00 – 22:00

  • Телефон:
    • 8 (84364) 2-62-35
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/kukmor/org5768

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 37Б йорты

«Олимп» Боз сараенда боз мәйданчыгыннан тыш тренажер һәм хореография заллары, медицина һәм массаж кабинетлары, душ һәм санузел булган 4 чишенү бүлмәсе, 238 урынлык трибуна бар. Биредә 4 спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкин: тимераякта фигуралы шуу, хоккей, чаңгы узышлары, тау чаңгысы спорты. Физик мөмкинлекләре чикле балалар, авыру дәрәҗәсенә һәм медицина рөхсәтенә карап, ата-аналары (законлы вәкилләре) белән түгәрәкләргә йөри ала. Боз сараеның ишекләре спортчылар өчен генә түгел, ә тимераякта шуарга өйрәнүчеләр, сәламәтлеген ныгытырга яки үзен формада тотарга теләүчеләр өчен дә ачык. Массакүләм шуарга килеп, һәркемгә гаиләсе һәм дуслары белән вакытын күңелле һәм файдалы үткәрү мөмкинлеге тудырылган. Монда боз аренасы, уңайлы чишенү бүлмәләре һәм фойе, гардероб, тимераякларны прокатка бирү пункты, транспорт өчен стоянка бар, дәртле музыка яңгырап тора.