Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмарада спорт: әлеге бүлектә шәһәрдәге спорт секцияләре һәм командалары турында мәгълүмат табарга мөмкин

Кукмара районында сәламәт яшәү рәвешенә аеруча зур игътибар бирелә. Районда стадионнар, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейн һәм башка спорт инфраструктурасы даими рәвештә яңа объектлар белән тулыланып тора. Кукмарада спорт белән кая шөгыльләнергә мөмкин? Шәһәребездә нинди спорт командалары бар? Әлеге бүлектә тулырак таныша аласыз.

Кукмара районының физик культура һәм спортның матди базасына 217 спорт корылмасы керә, шул исәптән ябык шугалагы булган «Олимп» Боз сарае, 2 йөзү бассейны булган «Зилант» спорткомплексы, 16 хоккей тартмасы, 20 яссы спорт корылмасы, 63 универсаль уен мәйданчыгы (шуның 23е — баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, 40ы — мини-футбол буенча һәм волейбол, баскетбол, мини-футбол кебек җәйге спорт төрләре, кышкы спорт төре — хоккей өчен билгеләнгән 1 универсаль мәйданчык), 31 урам тренажеры, 6 тир, 49 спорт залы, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен җайлаштырылган 27 бүлмә, 1 чаңгы базасы.

Кукмарада спорт: әлеге бүлектә секцияләр һәм командалар турында мәгълүмат табарга мөмкин

Үзләренең казанышлары белән Кукмара районын таныткан спортчыларыбыз — безнең горурлык. Менә алар:

Кукмарада спорт: әлеге бүлектә секцияләр һәм командалар турында мәгълүмат табарга мөмкин

Кукмара районы спортчылары самбо, көрәш, армрестлинг, каратэ, шахмат, тау чаңгысы спорты һәм башкалар буенча республика, Бөтенроссия һәм Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда актив катнашалар.

Кукмарада спорт: әлеге бүлектә секцияләр һәм командалар турында мәгълүмат табарга мөмкин

Шулай ук өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрдән торган җыелма команда республика спартакиадаларында 1-2нче урыннарны яулый.

Кукмарада спорт: әлеге бүлектә секцияләр һәм командалар турында мәгълүмат табарга мөмкин

Кукмара районы спортчылары Татарстан Республикасы җыелма командасы составында төрле спорт төрләре буенча республика данын яклыйлар: тренер Марес Бадертденов җитәкчелегендә Альберт Шәңгәрәев, Энҗе Йосыпова, Алмаз Йосыпов һәм Алиса Мортазина Бөтенроссия кышкы авыл уеннарында 1нче команда урынын алдылар; тренер Владислав Абдуллов җитәкчелегендә Диана Гарәфетдинова шахмат буенча Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында 1нче урынны яулады, Мөдәрис Әбсәләмов Татарстан Республикасы җыелма командасы составында пуля белән ату буенча Бөтенроссия пенсионерлар спартакиадасында катнашты.