Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның Нурминкә елгасы яр буе

Кукмараның Нурминкә елгасы яр буе
  • Тасвирлама:

    Нурминкә елгасы яры Кукмара шәһәренең үзәгендә урнашкан.

  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ленин урамы

Әле күптән түгел генә елга шәһәрне ике өлешкә бүлеп тора иде. Шуңа күрә яр буе территориясен үстерүнең нигезенә «тере елга» идеясе салынган: Нурминкә яры буендагы иҗтимагый, торак, сәнәгать мәйданнарын тәртипкә китерү, җәяүлеләр өчен яшел каркас булдыру. Күпчелек участокларда елганың ярлары текә булганлыктан, ике ярус ясалган: түбән һәм югары яр буйлары баскычлар, пандуслар һәм амфитеатр белән террасага тоташкан. Түбән яр буе, астан узып, җәяүлеләр һәм автомобиль күперләре белән кисешкән. Бүгенге көндә түбән яр буена өч җиһазландырылган юл аша төшәргә мөмкин: беренчесе — Ленин урамындагы автомобиль күпереннән уң яктан, икенчесе — җәяүлеләр һәм автомобиль күпере арасыннан, өченчесе — күппрофильле лицей яныннан. Шунда ук амфитеатр да урнаштырылган. Түбән яр буенда 160 метр озынлыктагы эскәмия урын алган. Төнлә яр буе гирляндага тезелгән фонарьлар белән яктыртыла. Территориядәге җәяүлеләр күпере экологик чиста материаллар кулланып реконструкцияләнгән, Кукмараның милли төсләрен кулланып тышланган.